Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, урыны белән яшен булырга һәм боз төшәргә мөмкин.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
- Җил: көньяк-көнчыгыштан, секундына 5–10 метр тизлектә, аерым районнарда 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә ихтимал.
- Һава температурасы: көндез республика буенча +20…+25 градус, ә көнчыгыш районнарда +29 градуска кадәр җылылык көтелә.
Начар һава торышы вакытында саклык чараларын күрергә һәм юлга чыкканда игътибарлы булырга кирәк.
Нет комментариев