Илексаз мәдәният йортында туган якны өйрәнү почмагы ачылды
Мәдәният

Илексаз мәдәният йортында туган якны өйрәнү почмагы ачылды

Илексаз авылы мәдәният йортында яңа һәм әһәмиятле үзәк эшли башлады — биредә туган як тарихы музее почмагы ачылды.

Әлеге башлангычның төп максаты — төбәкнең үткәнен өйрәнү, өлкән буын калдырган мирасны саклап калу һәм аны яшь буынга җиткерү.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу почмак яшьләргә үз тамырларын танып белергә ярдәм итсә, өлкәннәр өчен яшьлек хатирәләрен яңарту урынына әвереләчәк.

Музей экспозициясе белән танышырга теләүчеләрне Илексаз мәдәният йортына чакыралар.

 

 


Нет комментариев