Түбән Камада яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм аларга 620 мең сум акчасын күчереп җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Барысы да «күршесеннән» килгән хәбәрдән башлана: ул хатыннан чатка өстәү өчен код җибәрүен сорый. Хатын бу үтенечне үтәгәч, аңа үзен Роскомнадзор, Росфинмониторинг һәм УФСБ хезмәткәрләре итеп таныштырган ялган кешеләр шалтырата башлый. Җинаятьчеләр аның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтының мошенниклар кулына эләгүен һәм акчаларына куркыныч янавын әйтеп куркыта.
Аферистларның күрсәтмәләрен үтәп, зыян күрүче яңа телефон сатып ала, имеш Үзәк банк кушымтасы дип уйлап ялган программа урнаштыра, ә аннары өч операция ясап, барлык акчасын «куркынычсыз хисап» дип аталучы казнага күчерә.
Хокук саклау органнары гражданнарны таныш булмаган кешеләргә үзләренең кодларын әйтмәскә, шулай ук шикле шалтыратуларга ышанмаска чакыра.
Нет комментариев