САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Боз өстенә төшкән автобусның 19 пассажиры һәлак булган

Якшәмбе көнне көндез Байкал аръягы краеның Сретенск районында пассажир автобусы Куэнга елгасы аша салынган күпердән егылып төште. Салонда булган 44 пассажирының 19ы, шул исәптән ике бала һәлак булган. 22 кеше зыян күргән.

Фаҗига Могойтуй-Сретенск-Олочи автоюлының 60 нчы чакрымында көндезге өчтә булган. Шәхси эшмәкәрнеке булган зур автобус Саретенскидан Читага бара.

“Киа Гранд Берд” Куэнга елгасы аша салынган күпергә җәһәт кенә килеп керә һәм кинәт уңга борыла. Тонналы автобус юл читенә куелган киртәне узып, 10 метр биеклектән бозга төшеп каплана. Тәгәрмәчләре өскә карап калган автобусны боз күтәреп кала алмый.  Кешеләр капланган автобус белән боз арасында кысылып кала.

 

Реклама

Тикшерү комитеты “Cаксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X