САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру — җаваплы вазифа

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы хезмәт килешүе төзүгә рөхсәт ителгән яшьне регламентлаштыра: 15-16 яшькә җиткән кешеләр, шулай ук 14 яшькә җиткән (сәламәтлегенә зыян китерми торган җиңел эшне башкару өчен) һәм 14 яшькә җитмәгән затлар (сәламәтлеккә һәм әхлакый үсешкә зыян китермичә сәнгать әсәрләре иҗат итү һәм башкаруда катнашу өчен).

Җәйге каникул чорында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру күптән инде күркәм гадәткә әверелде. Әле безнең әти-әниләребез дә җәй көне вакытларын бушка уздырмаган — беренче акчаларын эшләгән — һәм бу дөрес тә. 

Мәгълүм булганча, хезмәт кешенең шәхесен тәрбияләүдә, физик һәм рухи-әхлакый үсешен камилләштерүдә зур роль уйный. Әмма бүген бу мәсьәләгә игътибар җитми кебек, бәлки шуңа да хәзерге яшь буынга еш кына ялкаулык, башкаларның хезмәтен кимсетү кебек сыйфатлар хас. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүнең мөһимлеген бүген дөнья җәмәгатьчелеге дә аңлый, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Зәйнетдинова Алсу Хәмит кызы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы хезмәт килешүе төзүгә рөхсәт ителгән яшьне регламентлаштыра. Бу — 16 яшькә, 15 яшькә җиткән кешеләр, шулай ук 14 яшькә җиткән (сәламәтлегенә зыян китерми торган җиңел эшне башкару өчен) һәм 14 яшькә җитмәгән затлар (сәламәтлеккә һәм әхлакый үсешкә зыян китермичә сәнгать әсәрләре иҗат итү һәм башкаруда катнашу өчен).

18 яшькә кадәрге затлар мәҗбүри медицина тикшерүе узганнан соң гына рәсми рәвештә хезмәт килешүе буенча эшкә алына, һәм алга таба, 18 яшь тулганчы, эш бирүче хисабына ел саен мәҗбүри медицина тикшерүе узып торырга тиеш.

Хезмәт законнары буенча, 18 яшькә кадәрге затларның хезмәтен зарарлы һәм (яки) куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә, җир асты эшләрендә, шулай ук аларның сәламәтлегенә һәм әхлакый үсешенә зыян китерергә мөмкин эшләрдә куллану тыела. Шулай ук берьюлы ике эшкә алырга, командировкаларга җибәрергә, зыянлы хезмәт шартлары булган эшкә, вахта ысулы белән эшләүгә җәлеп итәргә, эштән тыш, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә рөхсәт ителми.

Хезмәткәрләр (шул исәптән гомуми белем яки урта һөнәри белем алучы һәм каникул чорында эшләүче затлар) өчен көндәлек эш (смена) вакыты: 14 яшьтән 15 яшькә кадәр — 4 сәгать, 15 яшьтән 16 яшькә кадәр — 5 сәгать, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр — 7 сәгать. Әгәр гомуми белем яки урта һөнәри белем алучылар уку елы барышында укуны эш белән берләштерсә, эш вакыты 14 яшьтән 16 яшькә кадәр — 2,5 сәгать, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр 4 сәгать тәшкил итә.

18 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә еллык төп түләүле отпуск аларга уңайлы вакытта 31 календарь көн дәвамында тәкъдим ителә.

Хезмәт хокукларыгыз бозылган яки консультация кирәк булган очракта, РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү юлы белән Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук инспекциягә шәхсән үзең килергә дә мөмкин: Казан шәһәре, Мәрҗани урамы, 48.

Фото: Салават Камалетдинов ("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев