Төшке ашны кем кайда ашый?
.
Үткән атнада без төркемебездә "Төшке аш вакыты ничек үтә?" дигән темага сораштыру куйган идек. Җаваплардан күренгәнчә, район халкының күбесенең төшке ашны өйдә ашаганлыгы билгеле булды (46,15%). Шулай ук аны үзләре белән алучылар (26,92%) һәм эштә капкалаучы кешеләр дә (19,23%) бар. Ә 7,69% райондашыбыз төшке ашны ашамый икән. Ә менә ашханәдә ашау Сарманлылар өчен, гомумән, хас түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев