САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Сораштыруга күз салыйк әле

4 нче сентябрь көнне төркем стенасына “Ә сез, дуслар, көзне яратасызмы?” исемле сораштыру эленгән иде.

28 кеше “Әйе” диеп җавап биргән. Алтын көзнең кыштыр-кыштыр яфрак юрганын атлап бару күңелгә аңлатып бирә алмаслык халәт бирә! Ул кызгылт-сары яфракларның һәрберсе үзе белән нинди дә булса хатирә кузгата. 
Әбиләр чуагы, алтын башаклы басулары өчен 8 кеше көзне үз итә икән. Алтын көзнең иң матур чагылышы булып авыллардагы ашлык амбарларыбызның шыплап тулуы, димәк, кышкылыкка икмәк муллыгы да тора. Алтын төсләре, мул уңышы өчен 11 кеше көзне яртуын белдергән. Халыкта юкка гына, икмәк булса, җыр да була, димәгәннәр бит. 24 кеше “Юк”диеп тә җавап кайтарган. Мөгаен, көз диюгә аларның күз алдына салкын яңгырлар, көчле җилләр килеп басадыр. 
Ә без әлегә көзнең бизәге - әбиләр чуагының җылы-матур көннәре кадерен белеп яшик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев