САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Оныклар авылда вакытта 24 сәгать сизелми дә үтә,- ди Хәлимә Гайсина

– Без, өлкәннәр, болай да күп вакыт өйдә торабыз.

Шулай да урамда йөрүне, кибетләргә баруны киметтек. Һәр көнне иртәнге якта дөнья яңалыкларын тыңлыйм, телевизор карыйм. Өйдә эш җитәрлек. Җыештыру, ашарга пешерү кебек көндәлекләре дә бар. Оныклар авылда вакытта 24 сәгать сизелми дә үтә. Туганнар, балалар белән онлайн-аралашуга күчтек. Ишегалдында физик күнегүләрне дәвам итәм: чебиләрне ашатам, гөлләремне күчерәм, тукландырам. Буш вакыт булу белән, китап укырга яратам. Авыл китапханәчесе Ильмира Рәүпова өйгә китаплар, журналлар китереп китә. Зур рәхмәт аңа. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллы күлдә былбыл бар» дигән китабын укыдым. Бик яхшы, тормышчан әсәр. Укымаган кешеләргә киңәш итәм. Авторның «Зәңгәр күлмәк» хикәясен Яна ел бәйрәмнәре чорында кинофильм буларак карадык. Һәр кич 19.00 сәгатьтә онлайн-концерт карарга тырышам. Вакыт булуга карап, музейларда онлайнэкскурсияләрдә булам. Авыл җирендә ихатада эш бик күп. Иң мөһиме: дөньяның бар халкы бу вирустан тизрәк арынсын. Кырларда эшләр гөрләп барсын. Сау-сәламәт яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев