САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Ландыш Гайнемова үзизоляция вакытында ниләр белән шөгыльләнә?

Ландыш Гайнемова, пенсионер:

– “Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз”, дип, газетада да яздыгыз бит, телевизордан да кисәтеп торалар. Беркөнне урамда да машинадан яңгыратып йөрделәр. Бигрәк тә өлкәннәргә урамга чыгып йөрмәскә киңәш итәләр. Аллага шөкер, өйдә генә утырам. Чыгарга туры килсә, запаска алып куйган маскаларым бар. Шөгыльләрем күп, кайсын эшләргә дә белмим. Башмаклар бәйлим, бисерлар белән мавыга башладым. Бераз компьютер артына да утырып алам. Вакыт үткәне сизелми дә. Оныклар: “Бисерларың бетсә, нишләрсең инде?” - диләр.  Алар бетүгә, Алла боерса, карантин да бетәр. Исән-сау булыйк, үткече мәшәкатьләр булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев