САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

– Депрессиягә бирелеп утырырга вакыт юк

Алсу Нәфыйкова, үзмәшгуль:

– Депрессиягә бирелеп утырырга вакыт юк, планлаштырган эшләрне эшләп бетерергә ашыгабыз. Фатирда яшәгәннәргә бераз кыенрактыр инде. Дөрес, анда да үзеңә шөгыль табарга була. Безнең ихатабыз бик зур, шуңа эш җитәрлек. Бик рәхәт, дисәм, сәер тоелыр, әмма гаилә белән бергә булыр өчен шәп яллар булды бу. Эшкә чыккач, берберебезне юксынырбыз инде, дибез. Үзизоляция беткәнче дип, ашыга-ашыга, бергәләп эшлибез. 

Бушаган арада кызым белән тәмле ризыклар әзерлибез, торт-пироглар пешерәбез. Өйдә торганда, ипи салдым әле. Тегәргә, бәйләргә яратам. Үзмәшгуль булып теркәлдем. Үзем матурлык салонында эшлим. Дөньялар тыныч булсын, шуны телибез. Ныклап уйласаң, бик тынгысыз, катлаулы вакыт. Кайгы килгәннәргә бик авыр. Аллаһы Тәгалә бәла-казалардан сакласын, исән-сау яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев