САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Җәлил икенче санлы урта белем бирү мәктәбе директоры Айдар Илдаров дистанцион укулар турында нәрсә әйтә?

Айдар Илдаров, Җәлил икенче санлы урта белем бирү мәктәбе директоры

– 6 апрельдән мәктәпләрдә дүртенче чирекне дистанцион укулар белән башлап җибәрдек. Укытучылар төрле платформаларда онлайн-дәресләр бирәләр. Укучылар бик тиз эләктереп кереп киттеләр кебек. Көннән-көн шомара баралар. Барлык укучыга да гаджетлар җитте. Әлегә зарланган ата-ана юк. Киләчәктә дә шулай аңлашып, уртак эшне башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Иң мөһиме, белемнәр тиешенчә бирелер, дип ышанабыз. Бездә 774 укучы белем ала, 60 укытучы эшли. Бер укытучы да мәктәпкә килми, барысы да өйләрендә укыталар. Укучылар да, укытучылар да сагындырдылар инде. Мәктәпкә көн дә эшкә барам, кич белән каравылчы килә. Үзизоляция чорында саклану чаралары күрәбез.  «Укытучыларыгыз, укучыларыгыз урамда йөри», - дип шалтыратучылар юк, булмасын да. Вирусның көчле булуы хакында һаман саен аңлатып торыла. Аллаһының ярдәме белән, авырмыйк, сәламәт булыйк. Уку елын уңышлы тәмамларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев