Дилә Нигъмәтуллина шатлыгы белән уртаклашты
«Күңелле хәбәр белән уртаклашасым килә. Котлый аласыз! Хыялланасың, көтәсең. Ә ул чынга аша да куя!», – дип шатлыгы белән уртаклаша социаль челтәрдә Дилә Нигъмәтуллина.
Бактың исә, җырчының ире йорт салу турында карар кабул иткән.
«Мин бу хәбәрне башкачарак җиткерерләр дип күз алдына китергән идем. Ә ул (җырчының ире) йорт проекты өчен дизайн эзлә», - дип смс кына язып җибәргән. Шуның белән бетте! Әлегә аңлап та бетермим әле… Берничә көн бу фикерне уйлап йөрим», - дип язган җырчы.
Җырчының гаиләсен йорт сатып алулары белән котлый да башлаганнар. «Йорт сатып алмадык, әле нигезе дә юк бит», – дип җавап язган җырчы аларга.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-satlygy-belan-urtaklasty-5854145
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Куз тидерерлэр, алдан сойлэп куймагыз яналыкларыгызны Дилэ, йортны салып бетергэч сойлэрсез!
0
0