САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй укучылары юл йөрү кагыйдәләрен яттан беләләр

Бүген Сарман гимназиясенең актлар залында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләре профилактикасы буенча башлангыч сыйныф укучылары – «Яшь хәрәкәт инспекторлары» төркемнәре арасында «Кызыл, сары, яшел!» дип исемләнгән район агитбригадалар бәйгесе үтте.

Ул Яшь инспекторлар отрядына нигез салуга 50 ел тулуга багышланган иде.
Чараны Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова ачып җибәрде. Шуннан соң командалар, җирәбә буенча бүленүгә таянып, әзерләгән номерларын күрсәттеләр.
Бәйгедә җиңүче булып Зур Нөркәй урта мәктәбе командасы танылды. Сарман гимназиясе командасы – икенче, Җәлил гимназиясе командасы өченче булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр шулай ук бүләкләнделәр. Менә алар:
- «Заман белән бергә» – Сарман урта мәктәбе
- «Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре» – Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе
- «Куркынычсызлык проблемалары – Россия проблемалары» – Җәлилнең беренче санлы урта мәктәбе
- «Просто класс» – Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбе
- «Синең тормышың – синең кулыңда» – Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе
- «Барысы да Яшь инспекторлар отрядыннан башлана» – Карашай-Саклау мәктәбе
Калган катнашучылар да диплом һәм бүләксез калмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев