САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ветераннар Петровка Завод мәктәбе укучыларына үгет-нәсихәт бирә

"Сугыш белән ныгыган үгет-нәсыйхәт" республика проектын тормышка ашыру кысаларында Петровка Завод урта мәктәбенең "Җиңү волонтерлары" отряды Бөек Ватан сугышы ветераннары,сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре янында булдылар. Һәр очрашу алдыннан укучылар җентекләп әзерләнделәр:кызыклы сораулар уйлап таптылар, үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр, аларга матур теләкләрен җиткерделәр.

Балалар зур кызыксыну белән сугыш афәтен, якыннар һәм дусларны югалту ачысын, җиңүгә якынайткан һәр көн нинди авырлыклар белән бирелгәнен үз күзләре белән күргән,үзләренең йөрәкләре аша үткәргән кешеләрнең хатирәләрен тыңладылар. Сугыш чоры яшьләренең вакытларын ничек үткәрүләрен, кешеләрне җиңүгә рухландыруларынбелү укучылар өчен бик файдалы булды.Сугыш чоры балалары, ветераннар яшьлек җырларын яхшы хәтерли, әлеге җырларны башкарган дусларын яратып һәм сагынып, хөрмәт белән искә алалар. Укучылар сугыш вакытындагы гади кешеләрнең ничек яшәве һәм балалар тормышы турында бик күп мәгълүмат тупладылар. Мондый очрашулар кызыклы һәм җанлы үтә, беркемне дә битараф калдырмый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев