САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган сандагы газетабызда чыккан матур, тормышчан язылган язманы тәкъдим итәбез сезгә, кадерле дуслар

.....– Миңа Рөстәм (исемен үзгәртеп язам) кирәк иде, белмисезме, ул биредә торамы?” – дим. – Рөстәм хатыны белән кибеткә китте, ахры. Әллә ни озак тормаслар, көтегез, - ди ул. – Нинди хатыны белән? – Үз хатыны белән, - диде дә ир, ишеген ябып, кереп китте. Мин исә, баскычка утырып, аларның кайтуларын көтә башладым. Бер сәгатьләп утырганмындыр. Баскычта Рөстәм пәйда булды. Мин, сикереп торып, аңа ташландым. Әмма бизәнгәнясанган, кыйммәтле чәшке тун кигән, миннән олырак яшьтәге хатын миңа каршы төште. – Син нәрсә, минем иргә ташланасың? – Ул – минем ирем! Рөстәм! Син кем соң әле?

Тавыш-тарткалаш озакка  китәр иде. Күршеләр дә ишектән башларын тыккалый башладылар. Рөстәм өйгә үтеп сөйләшергә тәкъдим итте. Өчәүләп кухняда озак кына сөйләшеп утырдык. Мин аны яратуым, балалар хакы, бергә торган унбиш ел, башкалар турында тагын ниләрдер сөйләдем (боларны томанда кебек кенә хәтерлим), аның өйгә кайтуын сорадым. Иремнең сөяркәсе дә үзенекен исбатларга тырышты, инде чит илгә сәяхәткә юлламалар алуын әйтте. Ә ул, ни әйтергә белми, тын гына утырды. Күрәсең, үзенә кайда яхшырак икәнен билгели алмагандыр. Шуннан мин улыма шалтыраттым. Ул инде ундүрт яшьтә. – Әтиегезне таптым, ул башка хатын янында, - дидем. – Телефонны бир әле аңа, - диде улыбыз. .....

Язманың тулысынча вариантын 11 декабрьдә чыккан  газетабыздан укый аласыз.

Газетада чыккан язманың авторы сездән киңәш сорый, кадерле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев