САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Телефонның аккумуляторы озак эшләсен өчен нишләргә кирәк

Күп кеше заманча смартфоннарның аккумуляторлары тиз утыруына зарлана. Әмма аларның озак эшләве үзебездән тора.

Сез дә күпләр кебек телефонны төннәрен зарядкага куеп калдырырга яратасыз икән, белегез, болай эшләргә кирәкми.

Бу очракта гаджет 100%  зарядка җыя һәм аннары да электр алуны дәвам итә. Аккумулятор зур йөкләнеш кичерә, шул рәвешле аның хезмәт итү вакыты кыскара.

Гомумән, телефонны тулысынча электр җыйдырмаска, зарядканы 80-90% дәрәҗәсендә тотарга киңәш итә белгечләр. Һәм көн дәвамында (кирәк булганда) берничә тапкыр тулыландырып торырга.

Хәзер һәр җирдә диярлек кул астында розетка бар, эштә булганда да көнгә 2-3 тапкыр телефонны зарядкага куеп алу кыен түгел.

Шушы киңәшләрне тотсагыз, һәрвакыт элемтәдә булырсыз.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/index.php

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев