Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов туган ягында тавыш бирде
Җәмгыять

Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов туган ягында тавыш бирде

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Эдуард Латыйпов туган ягында – Сарманның 2533 нче сайлау участогында тавыш бирде.

– Сайлауларда туып-үскән ягымда тавыш бирә алуыма шатмын. Сайлау саен эләкми бу бәхет. Әле менә быел да Теләче, Арча, Биектау якларыннан гострольләрдән кайтып кына төштек, - ди ул.- Сайлауларга бәйрәмгә килгән кебек кайттым. Үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирәбез бит. Тормышта, сүз дә юк, төрле чаклар була. Әмма яшәр өчен бөтен шартлар бар, район көннән-көн матурлана. Киләчәгебез тагын да яхшырыр, дигән ышаныч белән тавыш бирдем.


Нет комментариев