Сарманда күзәтүчеләрне укыттылар
Җәмгыять

Сарманда күзәтүчеләрне укыттылар

Район үзәгендәге «Сарман» кинотеатрында агымдагы елның 18-20 сентябрендә IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда эшләячәк күзәтүчеләрне укыттылар.

Укуларны Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе юристлар ассоциациясе әгъзасы Дамир Зыятдинов һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы Алексей Киселев үткәрделәр. Алар  сайлауларда эшләячәк күзәтүчеләргә вәкаләтләрен, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген аңлаттылар, сайлау участокларында эшләгәндә кулланылу ихтималы булган законнарга тукталып үттеләр. Укуларның практик өлеше дә булды. Анда аерым мөмкин булган хокук бозу моментлары, конкрет реакция чаралары  каралды. Укуларда катнашучылар спикерларга төгәл һәм эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр.   Исегезгә төшереп үтәбез: сайлау кампаниясендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 партия катнашачак. Болар – «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР,  «Гадел Россия – Дөреслек өчен» («Справедливая Россия – За правду»), «Яңа кешеләр» («Новые люди»), «Россия Пенсионерлар партиясе социаль гаделлек өчен» («Российская Партия пенсионеров за социальную справедливость»), «Россия коммунистлары коммунистик партиясе» («Коммунистическая партия Коммунисты России»), «Яшелләр» («Зеленые»), «Туры демократия партиясе» («Партия прямой демократии») һәм «Ватан» («Родина»).

 


Нет комментариев