Шигъри терапия: Альфира Габдуллина, Саклаубаш авылы
САРМАН ЯГЫ
Сарман ягы – табигате белән
Үз илемнең матур почмагы.
Таныш миңа туган ягымдагы
Урманнарның һәрбер сукмагы.
Көтү куып кергәч, көн башлана,
Кояш чыга һәркөн, яктырып.
Күк күкри, коеп яңгыр ява,
Ае чыга төнгә, ялтырап.
Табигатең нинди гүзәл синең,
Елга, инешләрең саф сулы.
Күкрәп үсә арыш-бодайларың,
Һәр ел саен амбарлар тулы.
Болыннарда пешә җир җиләкләр,
Әрәмәдә үсә талларың.
Көнбатышта кичен кояш байый,
Сызылып ата якты таңнарың.
Нефть бәреп чыккан, фонтан булып,
Казылмалар бик күп табылган.
Бөек шәхесләре белән район
Күп җирләргә күптән танылган.
Җырчыларың, татар моңын саклап,
Алып киткән ерак-еракка.
Галимнәре, табиб, язучылар –
Хезмәт итә барысы халыкка.
Туган телем – бөек Тукай теле,
“Ана телем!” – диеп сокланам.
Иң кадерле телем, үз телем, дим,
Саф татарча шуңа сөйләшәм.
Мәдәният йорты зур сәнгате
Районкүләм бүген танылган.
Бабайларның яшәү рәвешләре
Тарих битләреннән табылган.
Мәктәпләрдә – заманчалык рухы,
Шатлык тулы безнең йөрәкләр.
Президентка рәхмәт әйтәбез без
Һәм телибез матур теләкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев