САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сайлауларда катнашмый кала алмыйм”, - ди Мизхәт ага

Сарманда яшәүче һәм 97 яшен тутырып килүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мизхәт ага Хәлимов “Сайлауларда катнашмый калмыйм”, - ди.

Ул бүген – 8 сентябрьдә уздырыла торган сайлауларга да беренчеләрдән булып килде. Иртәнге 08.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм районның бер мандатлы өч сайлау округының муниципаль берәмлекләр депутатлары өчен үз тавышын бирергә дә өлгерде.
- Үзем яулашкан тынычлыкның кадерен беләм, шуңа күрә сайлауларда битараф кала алмыйм. Кабат сугышлар булмасын, дип бирәм тавышымны, - ди ул.
Шунысын да әйтергә кирәк: Хәлим ага сайлаган 2533 нче санлы сайлау участогында сайлаулар зур активлык белән үтә. Сайлаучылар өчен чәй өстәле әзерләнгән, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре аларга иң матур җырларын тәкъдим итәләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X