САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаучыларның 56,1 проценты төшкә кадәр үз тавышларын биргән

Районда сайлаулар оешкан төстә һәм зур активлык белән бара.

- Сайлауларга һәм сайлаучыларны кабул итәргә ныклап әзерләндек. Бездә барлыгы 958 сайлаучы теркәлде. Халык иртәнге 7 дә үк депутатлар өчен үз тавышларын бирергә килде, - ди Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 санлы сайлау участогы рәисе Илдар Гәрәев.
Чыннан да, биредә сайлауларга бик яхшылап әзерләнгәннәр. Укучылар һәм укытучылар сайлаучыларга иң матур җырларын бүләк итәләр, халыкка концертны иркенләп карар өчен эскәмияләр куелган, сәүдә ноктасы эшли һәм һәр сайлаучыга тәм-томнар белән кайнар чәй тәкъдим ителә. Шушындый ук чаралар Сарман урта мәктәбе, мәгариф бүлеге, “Шәфкать” үзәгендә урнашкан сайлау участокларында да оештырылган.
Район территориаль комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, көндезге 11.45 сәгатькә сайлаучыларның 56,1 проценты үзләре теләгән депутатлар өчен тавыш бирергә өлгергән.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев