САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның 2533 нче сайлау участогына халык актив килә

Сарманның 2533 нче санлы сайлау участогында 1401 сайлаучы теркәлгән.

 Участок сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, әлеге сәгатькә аларның 979ы килеп, тавыш биргән.
– Халык иртәннән үк актив килә, - ди сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева.- Сайлауларның барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, якташыбыз – ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов та танышып киттеләр, сайлаучылар белән аралаштылар.
Халык, чыннан да, сайлауларда актив катнаша.
– 89 нчы яшем белән барам. Сайлауларны калдырганым юк. Мин – сугыш чоры баласы, төрлесен күрдем: ачлыгын да кичердек, унике яшьтән урак урдым. Пенсиягә 42 еллык стаж белән чыктым. Тынычлык булсын дип тавыш бирергә килдем, тормышлар рәхәт булсын дип, - ди Мөслимә апа Яппарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев