САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга Дамир абыйдан – сайлау бүләге

Районыбызның почетлы гражданины, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, язучы, шыгыйрь Дамир Гарифуллин бүгенге сайлауларда беренчеләрдән булып тавыш биреп кенә калмады, сарманлыларга сайлау бүләген дә юллады: сайлау турында шигырь язды.

Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле райондашлар!
Сайлауга кил
Сайлау ул бары корыга
Корылган чара түгел
Халык тавышын ишетеп,
Эш йөртүләре җиңел.
Кыл кырыкка ярылган чак,
Кыйбланы белү кирәк.
Киләчәккә өмет белән
Сайлауга килү кирәк.
Төп канун биргән хокуктан
Мәхрүм калмавың лязим.
Йөрәгеңне тыңлап эш кыл,
Инде тагын ни языйм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев