САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманлылар волейболның тарихын беләләрме?

Хәзерге заманда волейбол уенын белмәгән кеше бик сирәктер.

Бу уенны һәркем диярлек бер тапкыр булса да уйнагандыр, чөнки волейбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора, ә мәктәпләрдә аның нигезләренә өйрәтәләр. Ә сез аның тарихын беләсезме соң?

1895 елның 9 февралендә Массачусетс америка штатының Холиок шәһәрендә Яшьләр Христиан Оешмасы җитәкчесе Уильям Морган командага бүленеп уйный торган яңа туплы уен уйлап таба. Ул баскетбол, бейсбол һәм гандбол уеннарыннан элементларны куша. Уенның асылы тупны челтәр аркылы ыргытуда була, башта катнашучылар саны чикләнми. Волейболның беренче исеме «минтонет» була. Уенның төп максаты, кул белән сугып, тупны челтәр аркылы очарга мәҗбүр итүдә булганга күрә, Альфред Хальстед исемле профессор аны «волейбол» дип атарга тәкъдим итә (оча торган туп – ингл.).

1900 елда волейбол Америка Кушма Штатлары чикләреннән чыга һәм башка илләрдә дә зур таралыш таба. Советлар Союзында аның рәсми туган көне булып 1923 елның 28 июле санала – нәкъ шул көнне Мәскәүдә Югары сәнгать-техник һөнәрханәләре һәм Дәүләт кинематография техникумы командалары арасында матч үтә.

Бу уенны Сарман районында да бик яраталар, беренче санлы спорт мәктәбендә волейбол секцияләре эшли, һәрдаим рәвештә ярышлар үткәрелә.

Мәсәлән, 7 февральдә район үзәгендә урнашкан «Айтуган» универсаль спорт залында «Автоярдәм Кубогы» дип исемләнгән волейбол ярышлары үтте. Аның турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча укый аласыз.

Автор: Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев