САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр

Кичә район мәдәният йортында “Тату гаилә – ил терәге” дигән зур кичә үткәрелде. Ул Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга, Россиядә Мәдәни мирас елына һәм Халыкара гаилә көненә багышланды.

Кичәдә районның фольклор коллективлары халкыбызның каурый йолку, туй йолалары - никах, исем кушу, су юлы күрсәтү, бүләк багу һәм башка күренешләрне сәхнәләштерделәр, тату, ныклы гаилә кору өчен кирәк булган дүрт шарт билгеләп үтелде. Халкыбызның иң матур җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Кичәдә Тукай районыннан якташыбыз, "Ак калфак" оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Шамилова катнашты, тамашачыларга котлау сүзләрен җиткерде. Ә аның кызлары - бүлекчә әгъзаләре матур көйләрен бүләк иттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова кичәдә катнашучыларны һәм тамашачыларны Гаилә көне белән тәбрикләде, “Иң җырлы гаилә” буларак, Фалих һәм Гөлшат Мостафиннарны билгеләп үтте, катнашучыларга һәм театр айлыгы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X