САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген - 26 майда Эшмәкәрләр көне.

Әлеге чагыштырмача яшь бәйрәм безгә кагылмый да кебек. Әмма, төптәнрәк уйлап карасаң, халыкның бөтен төр катламнарына да кагыла ул. Чөнки азык-төлек алырга нигездә алар кибетләренә йөрибез, сәнәгать товарлары, төзелеш материаллары яки башкасы кирәк булса да, аларга мөрәҗәгать итәбез. Ә инде чәч кистерү, торт пешертү, тәрәзә-балкон тышлату кебек төрле төр хезмәт күрсәтүләрне әйткән дә юк. Кыскасы, эшмәкәрсез тормыш бармый да кебек. Ә күпме кешене эшле итәләр алар, бюджетка да шактый гына салым кертәләр. Кыскасы, бүгенге тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Эшмәкәрләр районыбызда да аз түгел. Чирек гасыр гомерен шушы хезмәткә багышлаган, сарманлыларны азык-төлек белән тәэмин итеп торган Сания Садикова – шундыйларның берсе. Сез аның хакында “Сарман” газетасының җомга санында укый аласыз. Ә эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев