Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә нинди азык-төлеккә ихтыяҗ зур?
Татарстанда дәвам итүче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә халык арасында шикәр, он һәм тавык йомыркасына ихтыяҗ аеруча зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте, дип җиткерә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.