САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда үрнәк гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар

Билгеле булганча, бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә үрнәк гаиләләрне билгеләп үтмәсәк, дөрес булмас иде. Шул рәвешле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Нәсыйбуллина, үзәкнең «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте кураторы Ләйсән Вәгыйзова, үзәкнең социаль эш буенча белгече Лилия...

Билгеле булганча, бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә үрнәк гаиләләрне билгеләп үтмәсәк, дөрес булмас иде. Шул рәвешле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Нәсыйбуллина, үзәкнең «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте кураторы Ләйсән Вәгыйзова, үзәкнең социаль эш буенча белгече Лилия Нурияхмитова һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм тәрбиячелек органы баш белгече Алсу Әхмәтова шундый гаиләләрне бүләкләр өчен юлга чыктылар. Алар үзләре белән әлеге бәйрәмнең символы - ак ромашкалар да алдылар.

Иң элек Яңа Әхмәт авылына бардык. Анда Рәзимә һәм Ильяс Хөснуллиннар гаиләсенә кердек. Аларның ике олы балалары - үз тормышлы. Аннан тыш Хөснуллиннар тәрбиягә дүрт бала - өч малай һәм бер кыз алганнар. Шулай ук, өйләренә алып кайтып, ялгыз әбине караганнар.

Хөснуллиннар гаиләсеннән без кире Сарманга кайттык. Равилә һәм Ришат Шакировлар гаиләсен күпләр беләдер - алты бала үстергән гаиләгә район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзәк урамдагы йорт ачкычын тапшырган иде. «Ана даны» медаленә лаек булган Равилә ханым эштә иде, тк Ришат абый югалып калмады, безгә йорт буенча экскурсия үткәрде. Шуңа игътибар иттек ­- уллары Илһамның картинг һәм пауэрлифтинг ярышларында алган Кубоклары һәм дипломнары шулкадәр күп, аларга урын җитми башлаган.

Сарман буенча сәяхәтне дәвам итеп, Сирена һәм Ирфан Азихановлар гаиләсенә бардык. Аларның өч баласы бар, шуларның берсе - инвалид. Шулай да Асия күңел төшенкелегенә бирелми, телләр дә өйрәнә. «Телевизордан тапшырулар карап, испан телен өйрәнәм», - диде ул.

Район үзәгендә яшәүче Римма һәм Рафаэль Зәкиевларны да игътибардан читтә калдырмадылар. Бу гаиләдә өч малай туган. Зәкиевлар, киңәшләшкәннән соң, тәрбиягә ике бала алырга булганнар. Аларның берсе шулай ук малай, берсе - кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев