САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикерен белдерә

Кибеттән нинди дә булса товар алганда, без аның сыйфатлы булуына игътибар бирәбез. Хезмәт күрсәтү яхшы булуы да кулланучыларны куандыра. Башкача була да алмый – түләгәч, тиешлесен көтәсең инде.

Хәзерге заманда бу аеруча актуаль мәсьәләгә әйләнде. Кешелек дөньясы көннән-көн күбрәк кулланучылар җәмгыятенә әверелеп бара, шул рәвешле, аның таләпләре дә арта. Димәк, товар җитештерүчеләргә һәм төрле хезмәт күрсәтүчеләргә һәрвакыт заман белән бергә атларга, тонуста булырга кирәк. Бу уңайдан махсус бәйрәм – Бөтендөнья сыйфат көне дә уйлап чыгарылган. Ул ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә, ул туры килгән атна Сыйфат атнасына әверелә. Быел бу дата 10 ноябрьгә туры килә һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты әһәмиятен арттыру, сыйфат проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру аның төп максатлары булып торалар.
Бу турыда тулырак язманы район газетасының 11 ноябрь саныннан укый аласыз. Шунда ук халык фикере белән танышу мөмкинлеге дә бар.
photo.tatar-inform.ru сайтыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев