Мортыштамак авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Ул узган ел районда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Җирлек башлыгы Илдар Һадиуллинның чыгышында җирлектә эшләнгән эшләр хакында сүз барды. “Сарман” агрофирмасының баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. Участок полиция уполномоченные Рөстәм Сәлимгәрәев криминоген вәзгыять белән таныштырды. Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар яңгырады, җыенда катнашучылар авыл турында видеоролик карап киттеләр. Чарага күргәзмәләр куелган иде.
Нет комментариев