САРМАН
  • Рус Тат
  • Мортыштамакта һәм Җәлилдә хәрби әзерлек нигезләре буенча җыеннар башланды

    Бүген Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләренең унынчы сыйныфларда укучы егетләр өчен биш көнлек җыеннары башланды. Аны Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов ачып җибәрде. Ул егетләргә җыеннарның хәрби хезмәткә әзерлек икәнен аңлатты, армия хезмәте турында сөйләп китте, уңышлар теләде....

    Бүген Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләренең унынчы сыйныфларда укучы егетләр өчен биш көнлек җыеннары башланды. Аны Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов ачып җибәрде. Ул егетләргә җыеннарның хәрби хезмәткә әзерлек икәнен аңлатты, армия хезмәте турында сөйләп китте, уңышлар теләде.

    Җыеннар 26 майдан 30 майга кадәр дәвам итәчәкләр. Алар Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм икенче санлы Җәлил урта мәктәбе базаларында үтәчәкләр. Һәрбер базада лагерь җыенының үз начальниклары булачак. Биш көн эчендә егетләр хәрби әзерлекнең нигезләренә өйрәнерләр дип көтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: