САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөдәссир абыйга “ат җене” кагылган

Күктау авылында яшәүче, гомер буе атлар асраучы, Сабантуйларда алдынгы урыннарны алучы чабышкылар әзерләүче Мөдәссир Таҗетдинов турында чын мәгънәсендә шулай дип әйтергә мөмкин.

- 1962 елда шушы Күктау авылында тудым, шушында үстем, гомер буе шушында яшәдем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә бухгалтерлар мәктәбендә укыдым. Аннан соң урманчылыкта бухгалтер булып эшләдем. Армиядән кайткач, Петровка совхозына бригадир булып эшкә кердем. Ул вакытта совхоз директоры Тәлгать Нуруллович иде. Ул мине Минзәләгә ветеринарлыкка укырга җибәрде. Совхозда ферма мөдире, комплекс начальнигы булып эшләдем. 2004 елда совхоз таралды. Аннан соң крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылды. Тагын бераздан инвесторлар килде. 80 нче елдан бирле атлар тотам. Ул елларда бөтен кешегә дә ат тотарга рөхсәт итмиләр иде. Ул кайбер тармакта, шул исәптән урман хуҗалыгында эшләүчеләргә генә бирелә иде. Рөхсәтне Казаннан барып алдым. Бүгенге көндә ун баш атым бар. Электән үк калган гадәт инде, атлардан башка тора алмыйм, - ди Мөдәссир абый.
Аның һәм авылда атлар асрау турындагы тулырак язманы газетабызның 5 август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев