САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мидияләр белән сарымсаклы крем-аш

Сезгә мидияләр белән сарымсаклы крем-аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - су - 200 миллилитр; - 10-20 % каймак - 150 миллилитр; - ак май - 1 чәй калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз - 1/3 чәй калагы; - яңа тартылган...

Сезгә мидияләр белән сарымсаклы крем-аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бәрәңге - 2 данә;

- су - 200 миллилитр;

- 10-20 % каймак - 150 миллилитр;

- ак май - 1 чәй калагы;

- зәйтүн мае - 2 аш калагы;

- тоз - 1/3 чәй калагы;

- яңа тартылган кара борыч - 1 чеметем;

- сарымсак - 120 грамм.

Өстәмә кирәк булалар:

- катырылган мидияләр - 20 данә;

- тоз - 1 чеметем;

Реклама

- зәйтүн мае - 1 чәй калагы;

- укроп - 2 сабак.

Сарымсак һәм бәрәңгене чистартабыз. Сарымсак - 4 өлешкә, бәрәңгене эре шакмакларга бүләбез. Кәстрүлдә 2 төр майны да җылытабыз, сарымсак һәм бәрәңге салабыз. Бутап, 5 минутка якын пешерәбез.

Кәстрүлгә су һәм каймак салабыз. Тоз, борыч сибәбез һәм әкрен утта 15-20 минут әзер булганчы пешерәбез.

Мидияләрне алдан җебетеп куябыз. Аларны зәйтүн маенда кыздырабыз, тоз сибәбез һәм вакланган укроп өстибез.

Крем-ашны блендерда болгатабыз. Кыздырылган мидияләр белән бизибез. Кайнар килеш бирәбез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X