Ләке мәктәбендә  “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде
Җәмгыять

Ләке мәктәбендә “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде

7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде.

Укучылар җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Йөгерделәр, сикерделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Сәламәт булуга таба бер адым алга ясадылар. 
СӘЛАМӘТЛЕК- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,тормыштан ямь таба,шаяра хыяллана. 


Нет комментариев