20 сентябрьдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналында, шулай ук «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми төркемдә 14 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» масштаблы телемарафоны узачак.
Иртәнге сәгать 8:00дә башланып кичкә кадәр дәвам итәчәк туры эфирга Татарстанның танылган гаиләләре, озак бергә яшәүче парлар, хезмәт династияләре һәм яшь гаиләләр чакырылган.
Сайлауларда тавыш бирүчеләр арасында бәйге оештырыла: актив катнашучыларга 11 данә iPhone 17 смартфоны яки төп бүләк — Sollers ST8 автомобилен оту мөмкинлеге бирелә.
Нет комментариев