Җәмгыять

Татарстанда 8 меңнән артык кеше талпан кадалганнан соң табибларга мөрәҗәгать иткән

Сезон башланганнан бирле республика хастаханәләренә талпан кадалган 8155 кеше ярдәм сорап килгән, аларның 1758е — балалар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, бу проблема белән иң еш Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районында яшәүчеләр очрашкан.

Үз чиратында, табиблар талпан боррелиозының 30 очрагын һәм талпан энцефалитының читтән китерелгән 3 очрагын теркәгән. Пациентлар вирусны Чиләбе, Кемерово өлкәләрендә һәм Новосибирскта ял иткәндә йоктырган.


Нет комментариев