САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә яшәүче Рәмзия ханым сабыннарга икенче гомер бүләк итә

Безгә сабын көн саен кирәк. Ул – көндәлек тормышыбызда алыштыргысыз ярдәмче. Ләкин аз гына калган сабыннарны куллану уңайсыз. Ә менә Җәлил поселогында яшәүче Рәмзия ханым аларга яңа тормыш бирә. Бүген ул сабын калдыкларыннан сыек һәм каты сабын ясау серләре белән уртаклаша.

– Сыек сабын ясау өчен, ул сакланачак савытка азрак глицерин һәм лимон согы салырга кирәк. Лимон согы, сабын тиз бозылмасын өчен, консервант сыйфатында кушыла. Аны лавр яфрагы мае яки майлы Е витамины белән дә алыштырырга була. Соңыннан каткан сабын калдыкларын угычтан чыгарабыз һәм өстенә кайнар су салабыз. Селкеп болгатабыз һәм сабын лачаулары тулы
сынча эреп беткәнче тотабыз. Бу берничә көнгә сузылырга мөмкин. Соңыннан аны сабын өчен әзерләнгән савытка салып болгатабыз. Эфир мае да өстәргә була. Сыек сабын әзер. Ә каты сабын ясау өчен, сабын калдыкларын угычтан чыгарырга һәм су мунчасында эретергә кирәк. Ләкин кайнатып чыгарырга ярамый. Эфир мае, солы лачаулары һәм башкаларны ку
шарга мөмкин. Соңыннан эрегән массаны алдан майланып куелган формаларга салыгыз һәм катканчы тотыгыз. Суынып каткач, аны алырга һәм кулланырга ярый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев