САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилдә “Тату сыйныф серләре”н бүлештеләр

15 апрель көнне Җәлил поселогының мәдәният сараенда “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Бөгелмә һәм Тукай районнары мәктәпләре көч сынашты.

Сәламләү сүзен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова җиткерде. Ул ата-аналар комитетларының белем бирү учреждениесе белән һәрдаим элемтәдә торып хезмәттәшлек итүен, балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә моның уңышлы булуын билгеләп үтте һәм командаларга уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Айгөл Кәшапова конкурсның мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелүен әйтте һәм конкурска старт бирде.
Бәйге командаларның эшчәнлекләрен туплаган күргәзмә белән танышудан башланып китте. Китап калынлыгындагы тупланган портфолиолар, иҗат эшләре, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар һәм кубоклар – болар барысы да мәктәп тормышында ата-аналар комитетларының актив катнашуы турында сөйли. Кыскасы, һәр күргәзмә үзенчәлекле һәм эчтәлекле иде.
Икенче этапта командалар “Безнең күңелле тату сыйныф” исемле визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Чикләнгән вакытта һәр командага, “2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы”н исәпкә алып, иң дус, иң күңелле сыйныф булуын дәлилләргә кирәк иде.
Өченче этапта катнашучылар “Халык сәнгате” исемле иҗади проектларын якладылар. Монда инде бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә “җиккәннәр”, биремнәрне дә барысы уңышлы үтәделәр. Алар юкка гына муниципаль этапта җиңү яуламаганнар шул. Һәр команда хакында мактау сүзләре әйтергә була.
Нәтиҗәдә, район данын яклаган Җәлил гимназиясенең 7 сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе – Гәрәева Венера Азат кызы) - 1 урынны, ә Актаныш районы командасы 2 урынны алды. 3 урында Мөслим һәм Тукай районнары командалары булды. Шул рәвешле, Сарман һәм Актаныш районы командалары конкурсның май аенда узачак финал этабында катнашачаклар. Без аларга уңышлар телибез.
Бу хакта район мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев