САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күтәмәлеләр ветеран-укытучыларын икеләтә бәйрәм белән тәбриклиләр

Октябрь аеның беренче яртысы ветеран-укытучылар өчен икеләтә бәйрәм алып килә.

 Аларны 1 октябрь - Өлкәннәр көне һәм 5 октябрь - Укытучылар көне белән котлыйлар. 
 Күтәмәле мәктәбе укучылары, укытучылар белән берлектә, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биреп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучыларны бәйрәм белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 40 елдан артык  Күтәмәле мәктәбендә хезмәт куеп, гомерен балаларга белем бирү һәм тәрбиягә багышлаган Гөлүсә  Маликованы һәм күп еллар мәктәптә укытучы һәм директорның укыту буенча урынбасары булып эшләгән Нурия  Арсланованы 8 нче сыйныф укучысы Зөһрә Солтанова, ветераннарны котлап, аларга укучылар исеменнән шигырь юллары бүләк итте һәм мәктәп директоры Рәдис Мәрданшин бәйрәм белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев