Юлтимер укучылары яшьтән үк тарих белән кызыксыналар
Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.
Аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Китапханәнең бер бүлмәсендә күп еллардан бирле музей-почмак эшләп килә. Юлтимер мәктәбенең 1 сыйныф укучылары музей булмәсендә булып, татар халкы тарихына багышланган экспонатлар, кызыклы мәгълүматлар белән танышканнан соң, алар һәр әйбер турында әби-бабайларыннан, әти-әниләреннән ишеткәннәрен үзләре дә сөйләделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев