САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Чыршылы халкын суга түләү, терлек сатып алу һәм башка мәсьәләләр борчый

Бүген Югары Чыршылы авылында узган ел нәтиҗәләре буенча халык җыены үткәрелде.

Беренче булып җирлек башлыгы Илсур Камалетдинов сүз алды. Ул җыенда катнашучыларны узган елгы эш нәтиҗәләре, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. “Нөркәй” агрофирмасы вәкиле Рөстәм Розумбетов агрофирмада узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков райондагы криминоген хәлгә тукталды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртты.
Җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты һәм районда узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды.
Фәндәс Әнәсович, җыенда катнашучы район оешмалары вәкилләре җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X