САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Җитезләр" һәм "Өлгерләр" көч сынашты

Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының физкультура инструкторы Чәчкә Галиева мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Көз уеннары" темасына спорт-күңел ачу бәйгесе уздырды.

Зал шулкадәр зәвыклы итеп көз темасына бизәлгән иде. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Шул арада "Җитезләр" һәм "Өлгерләр" командалары үзара көч сынашырга, көз турында белемнәрен күрсәтергә дип матур итеп тезелеп тә бастылар. Алар җитезлек, гәүдәнең дөрес координациясен, уйлау сәләтен, хәтерне үстерү, игьтибарлылыкны, көз турында белгәннәрен искә төшерделәр, ситуацияне анализлау сәләтен үстерү күнекмәләрен ныгыттылар. Бәйгедә ике команда арасында дуслык җиңде. Бәйгене карарга башка төркем балалары да кергән иде. Алар командаларга көч биреп утырдылар. Бәйге бик күңелле узды. 

Айсылу Билалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев