Йөзәргә яратучыларны бассейн көтә
Җәмгыять

Йөзәргә яратучыларны бассейн көтә

Кышкы каникул көннәрендә йөзәргә яратучыларга да «кая барыйк» дип аптырыйсы түгел.

Район үзәгендәге «Дулкын» бассейны су спортын үз итүчеләрне 3, 5, 6, 8, 9 һәм 10 гыйнвар көннәрендә кабул итәчәк. 3 гыйнварда ул – 9.00-14.00 сәгатьләрдә, калган көннәрдә 12.00-18.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Ял планыгызга бүгеннән үк бассейнга визитны да кертеп куя аласыз, кадерле дуслар! Күңелле яллар сезгә!


Нет комментариев