САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазда кул эшләреннән бәйге оештырганнар

Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды.

Мәдәният йортына җыелган халык авылларда яшәүче оста кулларның эшләреннән оештырылган күргәзмә белән дә таныша алды. Аны бәйге рәвешендә әзерләгәннәр. Нәтиҗәләрен җыенда игълан итеп, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов җиңүче Розалия Рәхимовага истәлек бүләге тапшырды. Җыелышның көн тәртибе буенча иң элек Флер Мосавир улы узган ел җирлектә башкарылган, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Аннан “Сарман” җитештерү комплексының әйдәп баручы агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов чыгыш ясады. Участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев районда, җирлектә булган криминоген торышка тукталды. Сарман участогы урманчысы Айрат Вахитов, район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова чыгышлары тыңланды. Җыенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм узган елда районда башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга планлаштырылганнар белән таныштырды. Соңыннан җирлек тормышында актив катнашканнар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев