САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иң зәвыклы бакча” акциясе быел да дәвам итә. Түбән Ләшәү авылында да матурлыкка гашыйклар яшиләр

Авылларына Гөлҗиһан апаның 95 яшенә баргач, зәвыклы бакчаларда булырга да өлгердек.

Бер-берсеннән үсентеләр алып, киңәшләшеп гомер кичерәләр биредә. Матурлыкны тоеп, үз куллары белән гүзәллек тудыралар. Тормыштан - илһам, чәчкәләрдән ләззәт алабыз, диләр үзләре дә.
- Әниебез авырып киткәч, моннан 8 ел элек, авылга кайтып төпләндек. Үз ихатаң белән яшәгәч, яшелчәсен дә утыртасы, чәчәкләр дә үстерәсе килә. Инде менә туган нигезне саклап яшибез, - ди Зәлия Сирачева.
Капкадан килеп керүгә, уң якта ял итү урыны көйләнгән. Атынгычка утырып, рәхәтләнеп, гүзәллекне күзәтергә мөмкин. Оныклар өчен кечкенә комчыгы да бар. Шунда ук аккошлар гүзәллек өсти, чәчәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Алар түрдәге бакчада да күпләп үсә. Канәферләр, розалар, ромашкалар ямь бирә, гладиолуслар, сортлы лилияләр, георгиннар чәчәккә бөреләнгәннәр, декоратив “шайтан таягы” да күзгә ташлана. Аккош, дигәннән, алар ихатада күп. Машина покрышкасыннан ясалган мәхәббәт кошлары гүзәл бакчага үзгә бер ямь өстиләр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев