САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәвәскәр гөмбәчедән киңәшләр тәкъдим итәбез

Райондашыбыз Гөлназ Шәрәфетдинова - һәвәскәр гөмбәче.

Алай гына да түгел, гомумән, табигать баласы ул. Иртә яздан алып, караңгы көзгә тикле урман-кырлардан кайтып керми. Җәй буе җиләк, шифалы үләннәр җыя. Кечкенәдән әби-бабаларына ияреп йөреп, урман-кырларда җиләк, гөмбә җыеп үскән. Барлык үсемлекләрне танырга да алардан өйрәнгән. Гөлназ белмәгән, танымаган гөмбә юктыр ул. Әтисе Рәис абый да шифалы үләннәр җыярга ярата иде. Ул әтисенә охшаган.
- Балачагымда әби-бабай янына авылга кайтып йөргән вакытларымны яхшы хәтерлим. Алар оста гөмбәчеләр иделәр. Әбиемнең агач мичкәгә карлыган яфраклары, яшел укроп, сарымсак салып тозлаган гөмбәсе тәмен һич онытасым юк. Безнең гаиләдә барлык кеше дә гөмбә таный, җыя. Үзем исә гөмбәне маринадларга яратам, шулай эшләгәндә, алар озак саклана. Яз җиткәч, кәҗә гөмбәсе (сморчки) җыя башлыйбыз. Май азакларында - июнь башларында майлы гөмбәләр чыга. Аларын бигрәк тә яратабыз. Ә инде җиләкләр пешкәннән соң, тәмле җирән гөмбә (рыжик) җыярга йөрибез. Бу гөмбә бик җайлы, аның ачысын чыгарасы, чистартасы да юк, чиста җирдә үсә. Июль азаклары - август башларында, шулай ук, сентябрь айларында гөрәҗдә җыябыз. Аларның да күп төрлесе бар: кара, ак, сары. Бигрәк тә сарысының ачысын чыгарырга кирәк. Соң чыга торганнары да бар. Рәт-рәт үсүче “рядовка” гөмбәсенең катысы, йомшагы була. Алар төрле-төрле тәмдә. Йомшак, уалып китә торганы маринадлау өчен бармый. Ә инде таш кебек каты, үз гәүдәсен тота торганы маринадлау өчен яхшы. Кайбер кешеләр алардан икра да ясый. Көз аена кергәч, рядовка, усак гөрәҗдәсе, майлы гөмбә чыга.
Гөмбәнең һәрберсен танып эш итә белү мөһим. Аны җыю, бик җайлы гына түгел. Бик күп ялган гөмбәләр бар. Алар бер-берсенә шундый нык охшаганнар. Сабакларындагы итәкләре, яки аскы өлеше белән аерылалар алар. Матур гөмбә, диеп, таныш булмаганын җыярга ярамый, - ди ул үзе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X