САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым: «Ул минем җанымның яртысы булды»

Шагыйрьнең язмышы, Нурсөя апаның кичерешләре турында тулы бер китап язарлык.

Фәнис Яруллин гомере буе көндәлекләр язган. Кайберләре югалган, кайсылары, тупланып, «Хәтер төпләрендә утлы күмер» китабында урын алган. Нурсөя апа белән шул җыентыктагы истәлекләрне барладык.

«Тормышыма үкенмим»

Нурсөя апа үзе көндәлекләр язмый. «Фәниснең кулъязмаларын бастырып чыгаргач та, төрле фикерләр ишетергә туры килде, кемдер үпкәләгәндер дә. Әмма көндәлек ул – дөньяга бер кешенең карашын чагылдырган субъектив әсәр генә. Ул вакыйга булган вакытта, шул чакта кичергән хисләр, кичерешләр аша языла. Моны укучы аңласын иде», – ди.

Алар Казан шәһәренең 18нче кичке мәктәбендә укыганда таныша. Укытучылар Фәнис абыйны хастаханәгә барып укыта торган булалар. Берсендә рус теле укытучысы, Фәнис абый яныннан кайтканда егылып, үзе дә шул хастаханәгә эләгә.

– Укытучымның хәлен белергә баргач күрештек Фәнис белән. Аның янына керер­гә чират иде. Санитарка халат бирми, палатага халатсыз кертмиләр. Фәнис белән бер палатада яткан егет ахыр чиктә безгә ак җәймә бөркәндереп кертте. Шуннан соң үзем аерым халат сатып алдым, Фәнис янына көн дә килеп йөри башладым, – дип, хатирәләрен яңарта Нурсөя апа.

Биш ел тирәсе хәл белешүләр никах белән төгәлләнә. Нурсөянең әти-әнисе дә, туганнары да кызларының урын өстендә яткан егеткә кияүгә чыгуына каршы булалар, ләкин яшь йөрәк берәүне дә тыңламый. «Тормышыма үкенмим. Шулай да үз кызымны инвалид егеткә кияүгә бирмәс идем», – ди Нурсөя апа, моңсу гына елмаеп.

Фәнис Яруллинның туган ягы – Баулы районы, Кызылъяр авылы. Ул туган ягын һәрчак сагынып искә ала торган булган. Бүген авылда аның бертуган апасы Нәсихә апа яши, Бөгелмәдә Әнисә исемле тагын бер апасы бар. Фәнис абыйның беренче мәхәббәте дә Кызылъярдан.
– Берсендә Фәниснең хәлен белергә килде ул, рәхәтләнеп сөйләшсеннәр дип, икесен генә калдырып чыктым да киттем. Иремнең яшьлек дусты белән бүген дә аралашабыз, ул гел: «Мин синең кебек эшли алмас идем», – дип гаҗәпләнә, – ди Нурсөя апа.

Фәнис Яруллин еш гашыйк булган. Нурсөя ападан: «Көнләшми идегезме?» – дип кызыксынам.
– Юк, көнләшмәдем. Кызларны ярата иде шул. Кочакламыйча җибәрми дә иде. Кызлар аңа кулъяулыклар чигеп китерәләр, ул яраткан гөлләрне алып киләләр иде, – ди.

Көндәлекнең тагын бер битен ачам: «Авыру өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөньяны күрәлмас дәрәҗәдә нәфрәтләнергә, сәламәт кешеләрнең бөтенесен үзе кебек авыру итәргә мөмкин. Җанында өмет уты булганда, кеше барлык авырлыкларга да түзә».
Яруллиннар гомер буе диярлек икенче катта яшәгәннәр. Инвалид арбасында утырган 40 килолы Фәнис абыйны баскычлардан күтәреп төшерү, төрле очрашуларга йөртү, кирәк чакта кашыктан ашату, юындыру, борып яткыру, авырганда, ире өчен төн йокламый борчылу, хастаханә юлын таптау... Моның нәрсә икәнен Фәнис абыйны 50 елга якын тәрбияләгән Нурсөя апа үзе генә белә.

– Фәнис, иң беренче булып, әсәрләрен миңа укыта иде. Кай­чакта бәхәсләшеп китәбез, «Редактор булсаң, бет булыр идең син», – дип, миннән көлә. Чукрак күп ишетә, аяксыз күп йөри дигәндәй, төрле шәһәрләргә сәяхәт иттек. Шифаханәләрдә ял итә идек. Җәйне бакчада саф һавада уздырдык. Фәнис хакына рульгә утыр­дым, 30 ел машина йөрттем. Мин үзем тиз кызып китүчән булсам да, Фәнис сабыр, түзем иде, авырый башласам, үзем чирләгәннән дә кыенрак, дип әйтә торган иде, минем өчен җанымның яртысы булды Фәнис, – дип искә ала ирен Нурсөя апа. 

– Инсульт кичергәннән соң, Фәниснең хәле авырлашты. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех аңа яңа басылачак китабының беренче басмасын алып килгән иде. Китабын көч-хәл белән генә кулына алды Фәнис. Үзе исән чагында басылган соңгы китабы булды ул аның, – дип искә ала Нурсөя апа.

– «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырткач та, хастаханәгә китәргә теләмәде. Минем кулымда җан бирү иде васыяте. Арабыздан тыныч кына китеп барды, – ди Нурсөя апа.

Нурсөя апа белән Фәнис абый Яруллиннарның гомер юлы үрнәк. Тормыш авырлык­ларын җиңү бәһасе – халык мәхәббәте.

2018

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/fnis-yarullinny-khatyny-nursya-khanym-ul-minem-anymny-yartysy

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев