Дүсемдә матур чәчәкләр үстерүчеләр күп
Конкурслар һәм акцияләр

Дүсемдә матур чәчәкләр үстерүчеләр күп

Шуларның берсе – Вәлишиннар гаиләсе.

- Мөслимә апагызның чәчәкләрен кереп күрегез әле. Гәҗиттә чыгарсагыз, тагын да яхшы булыр. Үзе дә шаккатып торсын әле, - дип, капка төбендә йөргән җиреннән алып кереп китте Рафаэль абый Вәлишин. 
Чыннан да, бик матур, хуш исле гөлләр үстерә, өйдәгеләрен дә урамга чыгарып тезгән хуҗабикә. 
- Шулай җилләтеп керә ул аларны, - дип шаяртты Рафаэль абый. 
Үзе һаман чәчәклекләрен күрсәтеп, карчыгына соклануын белдереп йөрде. Капкадан керүгә, алмагач төбенә матур киртәләр урнаштырган әле үзе. 
- Бүген генә монда үсентеләр күчерде әле апагыз. Әле болары бөредә генә утыра. Чәчәк аткач, кабат килеп күрерсез, - дип, тезеп китте. 
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, аллы-гөлле чәчәкләр үстерәләр, ихата яңарталар әле үзләре.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев