САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Бөртекләп җыелган гомер" китабын укымый калмагыз

Көзге кичтә ниләр эшлисез, төркемдәшләр? Китап укучылар күпме арагызда? Минем кулга "Бөртекләп җыелган гомер" китабы килеп керде.

"... Нишлисез сез, кешеләр? Тормышның асылын, бөтен матурлыгын үзенә туплаган, тугыз ай буе күтәреп йөрткән нарасаеңнан ничек итеп баш тартырга мөмкин?! Әнисен чакырып елаган сабый тавышы аларны төшләрендә булса да эзәрлекләмиме икән? Бала таба алмаучыларның иң зур хыялы— ана булу. Ә кайберәүләр, олы бүләкнең кадерен белмичә, аны ташлап калдыра... " (китаптан өзек)

"...Гомер ничек яшәсәң дә үтә икән ул. Шуңа күрә бирелгән вакытны юкка сарыф итмәскә, үз кыйблаңны табып, максатыңа шуышып булса да барырга кирәк. Кызганыч, кемнәрдер бу дөньядан кыйбласының кайдалыгын да белми китеп баралар... " (китаптан өзек)

Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган "Бөртекләп җыелган гомер " повестенда әсәрнең төп герое Рөстәмнең фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис -кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәли. Яшьли сөйгән яры Индира белән ул бергә каламы? Кем ул София? Әлбәттә, әдәбият сөюче дуслар, китапны укыгач белерсез. Искиткеч китап! Укымый калмагыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев