САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йортыбыз – Татарстан” исемле Республика этномәдәни фестивалендә җиңүләр

4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Йортыбыз – Татарстан” исемле Республика этномәдәни фестиваленең гала - концерты узды.

Ул “Халыклар бердәмлеге көне”нә багышланган иде. Тантанада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары катнашты.

Этномәдәни хәрәкәттәге иң актив катнашучыларга – дәүләт бүләкләре, ә иҗат коллективларына акчалата сертификатлар тапшырылды.   Рөстәм Миңнеханов  Зур Нөркәй  авылы мәдәният йорты каршында оешкан “Зөбәрҗәт” халык фольклор коллективына  акчалата сертификат тапшырды (коллектив җитәкчесе  Илхамия Котдусова ).

Шулай ук лауреат дипломы белән Нәвия Гатиатуллина (Җәлил бистәсе Мәдәният йорты) бүләкләнде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыповага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сарман районы, сайлап алу турын уздырганы өчен, 70000 сумлык акчалата сертификатка лаек булды. Ул милли сәхнә киемнәре тектерүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев